Эчтәлеккә күчү

Земфира Рамазанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Земфира Рамазанова latin yazuında])
19 сен 2018, 10:43 юрамасы; IanraBot (бәхәс | кертем) (Робот: Төркем:Рус шагыйрьләре-ны Төркем:Урыс шагыйрьләре-ка үзгәртте)
Земфира
Туган телдә исем Земфира Тәлгать кызы Рамазанова
Туган 26 август 1976(1976-08-26) (48 яшь)
Уфа, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре җырчы, җырлар авторы
Бүләк һәм премияләре Ш. Бабич премиясе (1999)
Сайт рәсми сәхифәсе

 Земфира Викиҗыентыкта

Земфира Тәлгать кызы Рамазанова (1976 елның 26 августында, Уфа) — Рәсәй җырчысы, музыкант, композитор, җырларны язучы. Иң популяр хатын-кызлар рокының вәкиле. Ш. Бабич премиясе лауреаты (1999).

Тәрҗемәи хәл

Земфира Уфада татар гаиләсендә 1976 елда туган. Заманында әбисе (әнисенең әнисе) башкорт буларак ялгыш язылганга күрә, матбугатта аның турында ярым-татар, ярым-башкорт дип язу таралган.[1][2] Әтисе - Тәлгать Талха улы Рамазанов, тарих укытучысы, татар нәселеннән. Әнисе - Флорида Хаким кызы, табибә.

Балачак чорында музыкаль мәктәптә (фортепиано классы) укый һәм анда җырлый башлый. Баскетбол белән шөгыльләнә, 1990 елда Русия юниор хатын-кызлар җыелмасының капитаны булды. Земфира гитарада бик яхшы уйнарга өйрәнә. Урамда "Кино", Аквариум", "Наутилус-Помпилиус" төркемнәренең җырларын башкара.

Уфа сәнгать укуханәсендә укып, аны тәмамлый.

Иҗат

1996 елда "Европа-плюс" радиосы Уфаның бүлегендә тавыш операторы булып эшли. Радионың тапшыруы өчен үзенең беренче мәшһүр җырларын - "Снег" (Кар), "Почему" (Нигә), "Синоптик", "Ракеты" - яза.

Земфира иҗатына Radiohead, Queen, Deep Purple, «Аквариум» һәм «Кино» төркемнәре йогынтысы ясаган [3].

1998 елда Уфадан Мәскәүгә күчә. "Zемфира" төркемен оештыра. 1999 елдан алты студия альбомы чыгарыла. Земфираның җырларын бүтән танылган артистлар (Л. Гурченко, И. Чурикова) башкарганнар.

Рената Литвинова белән хезмәттәшлегендә берничә клипларны ясый. Шушы хезмәттәшлегендә "Земфираның Яшел театры" нәфис фильмы төшерелгән.

Альбомнар

  • 1998—1999: «Земфира»
  • 2000—2001: «Прости меня моя любовь»
  • 2002—2003: «Четырнадцать недель тишины»
  • 2004—2006: «Вендетта»
  • 2007—2008: «Спасибо»
  • 2009—2010: «Z-Sides»
  • 2011—2013: «Жить в твоей голове»

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр